«Cерле буяулар дөньясы»: сәяхәт (6+)

9 июнь көнне 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны бөек рәссамнар һәм аларның әсәрләре белән таныштырды. Укучыларны кызыксындыру өчен, ун дөньяви шедевр тәкъдим ителде. Репродукцияләр белән танышканда, китапханәче балаларның игътибарын төрле детальләргә: буяулар, төсмерләр күптөрлелеге, рәсемнең ясалу тарихына юнәлтте, рәссамның кыскача тормыш юлы турында мәгълүмат бирде. 

Рәсемнәр тупланмасы үз эченә төрле жанрларны һәм юнәлешләрне алды: М.Караваджоның «Җиләк-җимеш белән кәрҗин», Я.Вермеерның «Энҗеле алка таккан кыз», В.Поленовның «Мәскәү утары», К.Моненың «Мәк кыры», И.Айвазовскийның «Салават күпере», В.Ван Гогның «Йолдызлы төн», П.Пикассоның «Шардагы кыз», Б.Кустодиевның «Май чабу», В.Васнецовның «Йоклаучы патша кызы», В.Кандинскийның «Сары-кызыл-зәңгәр».

Рәсемнәрне яхшырак кабул итү өчен төрле уйландыра торган сораулар бирелде, мәсәлән: Картинада нинди җиләк-җимешләр сурәтләнгән? Алар нинди төстә? Сурәтләнгән кызга ничә яшь дип уйлыйсыз? Бала нинди төс һәм төсмерләр күрә? Нинди ел фасылы сурәтләнгән? Ул нинди хайван һәм кошларны күрә? һ.б.

Балаларга М.Караваджоның «Җиләк-җимеш белән кәрҗин» картинасы репродукциясен буярга тәкъдим ителде, һәр яшь рәссамның кабатланмас үз натюрморты килеп чыкты. 

Поделиться: